Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Чиләбедә иң матур һәм сәләтле дип нагайбак кызын таптылар

4 сентябрь көнне М.Глинка исемендәге Чиләбе дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә "Татар кызы-2015" матурлык һәм сәләт бәйгесенең финал өлеше уздырылган.

Без әлеге конкурс һәм анда катнашучы нагайбак кызы Юлия Юртеева турында узган саныбызда язган идек инде. Һәм менә Чиләбедән куанычлы хәбәр килде - Җиңүче таҗына һәм 50 мең сумлык төп бүләккә - Чиләбе өлкәсе Чибәркүл районы керәшен кызы, 21 яшьлек Юлия Юртеева лаек дип табылган. Ул 16 октябрьдә узачак Бөтенроссия "Татар кызы- 2015" бәйгесендә Көньяк Урал вәкиле буларак катнашачак.
Төбәкнең төрле районнарыннан булган 12 кыз, апрель аенда кастинг үткәннән соң, иң шәп татар кызы исеме өчен көрәш башлаган. Чиләбе татарлары конгрессы тарафыннан оештырылган бәйгедә гүзәл затлар өчен бик күп сынаулар әзерләнгән. Алар арасында әдәби-тарихи, спорт ярышлары, музыкаль бәйге, театраль һәм кул эшләре буенча сынаулар булган.
Чиләбе дәүләт университеты студенткасы Юлия җиңүче булуына чиксез шат. Шушы конкурста катнашу өчен, Юля Грециядә тәкъдим ителгән эштән баш тарткан һәм бүген моңа һич тә үкенми.
2012 елда Юлия Юртеева Татарстанда узган "Кряшен чибяре" конкурсында катнашып, "Иң яхшы этник костюм иясе" номинациясендә дипломга лаек булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев