Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Чаллы керәшеннәре җаннарны җал иттерде

Әллә инде үзебезнең Зәй ягы егете булгангамы, Татарстанның халык артисты, җырчы Виталий Агаповны да, аның “Карендәшләр” керәшен фольклор ансамбле чыгышын да яратып карадык.

Юк, Чаллыга ук барып йөрмәдек, 30 март кичендә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортына, Чаллы керәшеннәре айлыгын йомгаклау концертына килдек. Аны Виталий Агапов үзе алып барды. “Татарстанның төрле сала, калаларында туып-үстек, ә безне Чаллы туплады. Кайдан килдегез дигән сорауга “җитмеш чакрым җирдән килдек без”, дип җавап бирәбез” – дип әйтеп үтте Виталий Васильевич. Чаллы керәшеннәре айлыгын йомгаклау өчен, сәхнәгә республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусованы чакырып чыгарды.

 “Җакын дуслар җыелышкач” дип аталган бу проект инде өч ел бара. Моңа кадәр төрле районнар үзләренең вокал традицияләрен күрсәттеләр. Ә Чаллы – яңа шәһәр, анда төрле районнардан җыелган керәшеннәр яши. Аларның инде үз традицияләре бар, чөнки оешканнарына – 32 ел, – дип сөйләде ул. Аның “бу айлыкны социаль челтәрләрдән 118 мең 893 кеше караган”, дип әйткән сүзләрен язып та куйдым әле. Людмила Даниловна Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрамиев, Виталий Агапов һәм рәссам Ольга Новожиловага Рәхмәт хатлары тапшырды. Ольга Новожилова матур чәчәк бәйләмнәре төшерелгән ике картинасының берсен – республика керәшен иҗтимагый оешмасына, икенчесен Татарстан Халыклар дуслыгы йортына бүләк итте. Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов исә “әкрен кирәк, ипләп кирәк...” дигән керәшен җыруын искә төшереп, үз хезмәтләрендә шуны принцип итеп алып эш итүләрен сөйләде.

Татарстан рәисе администрациясеннән килгән Дмитрий Шипковның “арумысыз” дип дәшүе дә, “Россияне – Татарстаннан, Татарстанны – Чаллыдан, Чаллыны – керәшеннәрдән, керәшеннәрне – Виталий Агаповтан, ә Агаповны эшләпәдән башка күз алдына китереп булмый”, дип залдагы халыкны көлдереп алуы да үзебезчә гади булды.

Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрамиев Чаллыдагы Халыклар дуслыгы йортында эшли торган 22 җәмгыятьнең иң өлкәне, иң активы, иң эшчәне керәшен җәмгыяте икәнен әйтте. Нардуган һәм Питрауның Чаллы шәһәре күләмендәге халыклар бәйрәме булуын да искәртте.

Виталий Агаповның булдыклы “керәшен бароны” икәнен бар халык белә инде. Аның Чаллы керәшен оешмасы эшчәнлегенә кыскача гына нәтиҗә ясап әйткән сүзләреннән бик зур эшләр башкарылганын ишеттек. Ул эшләрдән: чиркәү төзелешләре; Бөтенроссия “Керәшеннәр җырыу әйтә” фестивальләре; үзенең 4,5 мең чакрым ераклыктагы Иркутск ягына барып, Харёты авылы керәшеннәрен табуы; Мамадыш якларыннан күчеп киткән керәшеннәрне Красноярск якларыннан табып фестивальгә чакыруы; Самара өлкәсенең Назаровка авылы керәшеннәрен фестивальгә тартулары...

 “Карендәшләр” ансамбленең чыгышларын, баянчылар Виктор һәм Владислав Агаповларның уйнауларын һәм җырлауларын, “Бәләкәй дәдәйләр” инструменталь ансамбленең кашыклардан көй чыгаруларын тыңлый-тыңлый, ике сәгатьтән артык вакыт үткәнен сизмәдек тә. Виталий Агапов, нагайбәк казакларына бүләк буларак, көен дә, сүзен дә үзе язган “Казаклар китте”не җырлады. Аның Җөригә багышлап язган җыруын да яратып тыңладык. Зал буйлап йөреп, безне төш белән сыйлавы да, тамашачыны биетүе дә озак вакытлар истә сакланыр әле.

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.

Лаеш районының Усады авылы.
Фото: Илүзә Галиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев