Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Авылдашларым белән матур яшибез

Зәй районының Сәвәләй авылы клубы художество җитәкчесе Ләйлә Сабаева редакциябезгә хат юллаган

Хөрмәтле, “Туганайлар”! Инде менә ничә еллар мин Зәй районының Сәвәләй авылында яшим. Бу авылга килен булып төшкәнгә дә 10 ел вакыт узып киткән. Шушы дәвердә керәшеннәрнең гореф-гадәтларен өйрәнеп, үз итеп, өч бала үстереп, матур тормыш корып ятабыз. Керәшеннәрнең кунакчыл, гади булганнарын сүздән генә түгел, башкарган эшләреннән дә күреп беләм. Барлык Сәвәләй керәшеннәренә – авылдашларыма рәхмәтемне белдерәм. Алдагы тормышта да шулай бердәм, дус-тату булып яшәргә язсын. 

Ерак араларны якын итеп,
Килдем сиңа керәшен халкым.
Үзем мин чын татар булсам да,
Чалымнарым сиңа тартым.
Инде менә ничә еллар
Яшим синдә, гомер итәм.
Синнән алган мәхәббәттән
Хәзер шигерь иҗат итәм.
Нинди моңлы халык монда -
Барысы да киң күңелле.
Рәхмәт сиңа, керәшен халкым
Үз иткәнгә күңелемне. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев