Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә авыл мәктәпләренә сертификатлар тапшырылды

Ярдәм акчасын кайсы юнәлешләрдә тотарга икәнен һәр мәктәп җитәкчелеге үзләренең ихтыяҗларыннан чыгып кулланачак

8 июньдә Зәй хакимиятендә берничә авыл җирлеге мәктәбе өчен шатлыклы вакыйга булды. Әлеге район  территориясендә нефть чыгару белән шөгыльләнүче оешма кампаниясе директорлар советы карары белән Сәвәләй, Төги, Гүлкин, Чыбыклы мәктәпләренә акчалата ярдәм өчен сертификатлар тапшырылды.

- Безнең оешманың директорлар советы нефть ятмалары булган җирлекләрдәге мәктәпләргә, балалар бакчаларына уңай шартлар тудыру өчен хәйрия ярдәме күрсәтергә карар кылды. Максатыбыз – яшь буынны тәрбияләүгә, алар киләчәктә илебезнең тоткасы булырлык белгечләр булып үссеннәр өчен уңай шартлар тудыруга өлеш кертү. Зәй районында без дүрт авыл җирлегенә караган территориядә эшлибез. Әлбәттә, бу җирлекләрдә яшәүчеләр җир асты байлыкларыннан файда күрергә тиеш, – диде,  сертификатларны мәктәп директорларына тантаналы төстә тапшырып нефтьчеләр оешмасы директоры урынбасары Нәфис Мөдәррис улы Ибраһимов.

Мәктәпләргә ярдәм өчен тәгаенланган сертификатларның суммасы төрлечә:  ул оешманың әлеге җирлекләрдә нефть чыгару өлешенә карап билгеләнгән. Ә ярдәм акчасын кайсы юнәлешләрдә тотарга икәнен һәр мәктәп җитәкчелеге үзләренең ихтыяҗларыннан чыгып кулланачак.

- Безнең Сәвәләй мәктәбендә хәзерге көндә махсус программа нигезендә төзекләндерү эшләре бара. Әлбәттә, иң беренче чиратта балаларның туклануы мөһим. Шуңа күрә ашханәбез төзекләндерелә. Ә андагы өстәлләрне, савыт-сабаны яңарту өчен мөмкинлекләребез юк иде. Шулай итеп, безнең ашханә тулысынча яңарачак, моннан тыш, спорт белән шөгыльләнү өчен дә инвентарь алу күздә тотыла. Без бу ярдәмгә бик шат, балалар тәрбиясе өчен игътибарлы булучыларга рәхмәт, – диде Сәвәләй мәктәбе директоры Вадим Иванов.

Төги һәм Гүлкин мәктәпләренең директор урынбасары Анжела Журавлева да балалар тәрбиясе өчен уңай шартлар тудыруга бу ярдәмнең бик мөһим булуын ассызыклады.

Шунысын да искәртергә кирәк, әлеге авыл мәктәпләре бинасында балалар бакчалары да урнашкан. Димәк, кече яшьтән алып үсмерләргә кадәр әлеге хәйрия ярдәменә булдырылган уңайлы шартлардан файдаланачак.

Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев