Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районы Федоровка авылында Хәтер мемориалы тыл ветераннары истәлеген мәңгеләштергән һәйкәл белән баетылды

Бу көннәрдә әлеге мемориалга тыл ветераннары исемнәре язылган гранит һәйкәл дә өстәлде.

Һәйкәлдә кырда урак өсте, хезмәт куючы хатын-кызлар, әби-бабайлар, яшүсмерләр сурәтләнгән. Бу һәйкәл Чаллы шәһәрендә ясатылган. Аның биеклеге 1 метр да 20 сантиметр булса, киңлеге - 60 сантиметр. Һәйкәлдә Федоровка авылының 290 тыл ветераны исеме урын алган. Бу исемлек тагын да тулыландырылачак әле. Шунысы игътибарга лаек, авылның сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә фотосурәтләр белән китап та эшләнә.
Федоровкадан сугышка 179 ир-егет китә, шуларның 56сы яу кырында башларын сала.
-Аларның балалары, туганнары, хәрби комиссариат аша, интернет челтәреннән мәгълүмат, фотосурәтләрне барлыйбыз. 75 елдан соң да каһарманнарыбыз турында мавыктыргыч материаллар табыла тора. Эзләнгән эзгә төшми калмый ул. Сугышта катнашкан биш ир-егет Ивановлар турында район газеталарына язмалар әзерләнде. Аларның дүртесе яуда башларын салган. 19 ир-егет сугышка киткән Атласовлар нәселе турында да шундый язма әзерләячәкбез. Гомумән, бу уңайдан мавыктыргыч язмалар язардай фронтовикларыбыз шактый безнең. Сугышчылар батырлыгы һәм каһарманлыгы үлемсез бит, -ди әлеге эш башында торучы Валентин Атласов.
Сугышта катнашкан сигез дистә ветеранның фотосурәтләре гранит плитәгә урнаштырылган иде инде, 81енә исә исемнәре язылган гранит плитә ясалды, фотосурәтләре табылуга, алар биредә урын алачак. Шул рәвешле, Федоровкада мемориалны тулыландыру эше дәвам итә.
-Бу игелекле эшкә кушылучыларга рәхмәтлебез, алга таба да бергә тыгыз элемтәдә эшләрбез дигән өметтә без, - ди Валентин Атласов.
Мемориалны ачу исә киләсе елда 9 Майда - Җиңүнең 76 еллыгы көннәрендә булыр дип көтелә.

Зәй офыклары

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/zy-rayony-fedorovka-avylynda-safka-baskan-khter-memorialy-tyl-veterannary-istlegen-mgelshtergn-ykl-beln-baetyldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев