Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй керәшеннәре фольклорчы галим Геннадий Макаровны юбилее белән котладылар

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, этномузыка белгече, фольклорчы галим Геннадий Макаровка 70 яшь тулды. 6 апрельдә галимнең "Яңгыра, халык җыруы" дип исемләнгән юбилей кичәсе Казанның Халыклар дуслыгы йортында узды. Анда зәйлеләр дә катнашты

Геннадий Михайловичның балачагы Зәй яклары белән бәйле. Чөнки аның әнисе – Федоровка авылыннан.

-Әлмәттә тусам да, минем дөньяга карашым Зәй районының Федоровка авылында ачылды. Әнием – Тукран Аннасы (почта Анна дип тә йөртәләр иде) сугыш вакытында почтальон булып эшләгән. Балачагым Федоровка белән бәйле. Тройсын бәйрәмнәре, Симектә зиратка туганнарның каберләренә бару – барысы да бүгенгедәй хәтеремдә. Ульян исемле гармунчы бар иде, бәйрәмнәрне аның гармун тавышы бизи иде. Керәшеннәрдә рәт йөрү бар. Андагы җырларны исем-акылым китеп тыңлый идем, -дип искә ала галим балачак хатирәләрен.

Яшьлегендә бер төш күрә ул. Имеш, тирән бер баздан үзе дә таныш булмаган уен коралларын яктылыкка чыгара. Геннадий Макаровның бу төше чыннан да чынга ашкан. Думбыра, дәф, танбур, сызгычларны, онытылып барган җырларыбызны халыкка яңадан кайтарды. “Бу эшләрне Геннадий Михайлович эшләмәгән булса, бүгенге мәдәниятебез ни дәрәҗәдә хәерче булыр иде икән. Юкка гына сәнгатьне аңлаган алдынгы карашлы яшьләр аның иҗатын югары бәяләми. Аның хезмәте әйтеп бетергесез кыйммәтле бәһаләргә лаек”, - дип иҗат кичәсендә галимнең хезмәтенә югары бәя бирелде.

Геннадий Макаров - татар халкының төрле төркемнәренең – керәшеннәр, нагайбәкләр, казан татарларының халык авыз иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхес. Аңа юбилее уңаеннан Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, мәдәният идарәсе, зәйлеләр исеменнән район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина, ә Зәй керәшеннәре исеменнән Петр Минеев котлау сүзләрен ирештерде. “Баграж буйлары” керәшен ансамбле Геннадий Михайловичка багышлап җыр бүләк иттеләр. Зәйлеләр чыгышы юбилей кичәсенә ямь биреп, залда утыручыларны дәртләндереп җибәрде.

-Сез меңләгән укучыларның укытучысы, киңәш бирүче остаз да һәм безнең иң якын иҗатташ дустыбыз. Макаров дигәндә без тирәсендә бик күп уен кораллары тезелеп торган һәм әкрен генә башын аска иеп шуның берсендә уйнаган Геннадий Михайловичны күз алдына китерәбез. Сез бик тыйнак кеше, сабыр, ипле. Сез беркайчан да, беркемгә дә күтәрелеп авыр сүз әйтмисез. Сездә кешелеклелек сыйфатлары бик күп. Алга таба да иҗатыгыз саекмасын, һәрвакыт яныгызда яраткан халкыгыз, яраткан хезмәттәшләрегез булсын, -дип олуг затка котлау сүзләрен ирештерде Гүзәлия Мөсәвировна.

Петр Минеев нинди генә бәйрәм, нинди генә чара уздырсак та, Геннадий Михайлович, без Сезгә мөрәҗәгать итәбез, Сезнең күпъеллык хезмәт җимешләрегез - халык җырулары һәм көйләрегез безгә бик кирәк, дип рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев