Казанда "Минем шәҗәрәм-2021" генеалогик тикшеренүләр республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды
28 июньдә Казанда "Минем шәҗәрәм-2021" генеалогик тикшеренүләр республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Икенче яшь төркемендә II урынны Зәйдән 4нче мәктәп укучысы Георгий Храмков алды. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүләкләү мәдәният институтының актлар залында узды, шунда ук конкурста җиңүчеләр һәм призерларның эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Нет комментариев