Татарстанның "Буревестник" яшьләр физкультура-спорт җәмгыяте һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар арасында спартакиада оештыра. 12-13 март көннәрендә Сарманда әлеге V спартакиада кысаларында чаңгы узышлары финал ярышлары үтте.
Узышларның төбәк этабында җиңү яулап финалга узган Зәй политехник командасы биредә нәтиҗәле чыгыш ясады. Анастасия Утяганова ярышларның абсолют чемпионы булды. Денис Ернов 5 километр арага ирекле стильдә узышта өченче килде. Шулай ук Данил Кричмар, Илья Ефремов, Алексей Мурашовлар да сынатмады. Афәрин, яшьләр!
Нет комментариев