Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зинаида УТЯГАНОВА: «Туганайлар»ны бер тында укып чыгам

“Туганайлар”ны, газета чыкканның икенче көнендә үк алып укыйбыз.

Кабинетым почта янәшәсендә генә. Почтальоныбыз Татьяна Кондрабаева: “Туганайлар” килде. Көтеп торасыңдыр”, – дип сәгате-минуты белән кертеп бирә. Бөтен эшемне ташлап, газетаны ачам да, бер тында карап чыгам.

Кайда ничектер, безнең Урта Баграж, Югары Баграж һәм Сарсаз Багражда “Туганайлар”ны соңартмыйлар, китерәләр. Үзем дә заманында почта начальнигы булып эшләгәч, ул тармакны, андагы эш тәртибен яхшы беләм. Атнага өч кенә көн эшләсәләр дә, почтальон кызларыбыз молодцы, газетаны халыкка вакытында тараталар. Авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев та “Туганайлар”га язылырга кирәклеген мәктәп, клуб, китапханә, ФАП хезмәткәрләренең исләренә төшереп тора, үз контрольлегендә тота.

“Туганайлар”да мине авыл тормышын яктырткан бәйрәмнәр, кичәләр һәм аларның кайда ничек үтүе кызыксындыра. Аларны үзебезнеке белән чагыштырабыз. Авыллар турындагы язмалар да ошый.

Иманнарны чиркәү-керәшен телендә бирүне дә газетаның иң отышлы ягы дип саныйм. Мамабыз Начтукның үз кулы белән язган иманнарын кызым Надя кадерләп саклый.

“Туганайлар”да бакчачылар өчен киңәшләр бирелүе дә яхшы. Безнең Мекетәләр нәселе элек-электән бакчачылык белән шөгыльләнгән. Үзем дә бакчада эшләргә яратам. Төрле киңәшләр дә кирәк, керәшен яшьләре турында да күбрәк язылсын иде.

Зинаида Александровна УТЯГАНОВА,

Баграж авыл җирлеге башкарма комитеты баш бухгалтеры.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев