Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зинаида Шәрифуллина: “Керәшен җырлары аша телне өйрәндем"

Онлайн Питрауда катнашкан Чистай районы “Восток” мәдәни - ял үзәгенең “Багалмам” фольклор коллективы методисты Зинаида Шәрифуллина бәйрәмнең яңа форматына ничек яраклашулары турында сөйләде

- Мин үзем чуваш милләтеннән. Керәшен авылында керәшен җырлары аша телне өйрәндем. Безнең ансамбльгә керәшеннәр генә йөрми, составыбыз төрле. Һәр елны Питрау бәйрәме өчен аерым программа әзерли идек.

Онлайн формат безнең өчен авыррак булып тоелды. Тырлауга бер барып, җырлап кайтсаң, онлайн Питрау өчен видео төшерер өчен заманга яраклашып, күп кенә эш башкарырга кирәк. Без иң беренчеләрдән булып, видео төшерергә җир эзли башладык. Бер җиргә барып кайттык – ошамады. Икенче барган җиребез яшеллеккә күмелгән чишмә тирәсе булды, шуны сайладык. Видеоның үз сюжеты булуы да мөһим. Шуңа күрә видеога чыгышыбызны төшерер алдыннан сценарий язып, рольләр бүлештек. Үзенә күрә күңелле көн булды. Җырлар җырладык, әби-бабаларыбызны искә төшереп, иманнар укып, чишмә суыннан Питрауга атап суелган тавык ите белән чумар ашы пешердек. Онлайн белән чын Питрауны чагыштырсак, икесе дә яхшы кебек... Питрау – ул зур бәйрәм. Шул бәйрәмгә барып үзеңне күрсәтеп, башка ансамбльләр белән танышып, кызыклы уеннар карап, матур җырлар ишетеп кайту, күпкә яхшырак дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев