Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зичәбаш авылыннан 89 яшьлек Степан Бойцовның яраткан шөгыле - баянда, скрипкада уйнау

Степан Федотович - керәшеннәрнең этнофольклорын саклаучы да.

Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүдә инновацион технологияләрне – реабилитация ялын гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру дәвам итә.

Бу эшчәнлек Россия халыкларының мәдәни мирасы елы һәм «Демография» илкүләм проектының озак вакытлы карау системасының социаль пакетына кертелгән социаль-тернәкләндерү чараларының бер формасы булып тора.

Зәй җире талантлы, эшкә уңган-булган кешеләре белән дан тота. Шуларның берсе – Зичәбаш авылында яшәүче Степан Бойцов. Аңа киләсе елның гыйнвар аенда 90 яшь тулачак.

Иң михнәтле елларны кичеп, сугыштан соң авырлыкларны үз иңнәрендә күтәргән Степан Федотович шушы яшендә дә җор күңеллелеген, зирәк зиһенен җуймаган. Аның яраткан шөгыле - музыка уен коралларында уйнап җырлау. Махсус музыкаль белеме булмаса да, ул баянда, скрипкада оста итеп уйный.

Степан Федотович - керәшеннәрнең этнофольклорын саклаучы да. Ул, баянда уйнап, керәшен җырларын бик оста башкара. Авылдашлары, мәктәп укучылары алдында да чыгыш ясый, аның скрипкада уйнавы күңеләрне ял иттерә, җанга дәва бирә. Авылның социаль хезмәткәре Татьяна Михайлова - аның булышчысы. Ул Степан Федотовияның җырлавын һәм уен коралларында уйнавын бик яратып тыңлый, үзе дә ветеранга кушылып җырлый.


 

Степан Федотовичка музыкага булган мәхәббәте рух ныклыгын һәм аек акыл, зирәклеген саклап калырга ярдәм итә. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ә матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми. Ул мәрхәмәтле, ярдәмчел була. Җыр Степан Бойцовның аның гомерлек юлдашына әверелде, - ди Татьяна Михайлова.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев