Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зичәбаш авылы тарихы

Ул Зәй районындагы авыл

Зәй тимер юл станциясеннән 38 км төньяк-көнчыгыштарак, Зичә елгасының югары агымы буенда урнашкан.

Танылган татар филологы Гомәр Саттаров фикеренчә, Зичә елгасының исеме, кайчандыр биредә яшәгән удмуртлар белән бәйле. Алар телендә “ӟичы” - төлке,  ә “Зичә елгасы” - төлке елгасы. Ә Зичәбаш авылы исеме ике сүзне кушу юлы белән барлыкка килгән: “ӟичы” – “төлке” һәм “баш” сүзләре.

Шушы авылдан чыккан, карендәшебез журналист Александр Филипповның да туган якны өйрәнү язмаларында һәм хикәяләрендә дә шундый ук фикер бар.

Авыл 1678 елдан билгеле. Элек халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек кәсепчелеге, арба һәм чана төзәтү була.

1893 елда Изге Гурий мәктәбе ачыла. 1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне, шулай ук XX йөз башында 2 икмәк саклау һәм сату кибете, тимерчелек була.

Авыл башта Ләке авылының (хәзер Сарман районы) Петр һәм Павел, 1881 елдан Кабан-Бастырык авылындагы Архангел Михаил чиркәүләре приходына карый.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында. Хәзер Дүртмунча авыл җирлеге составына керә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев