Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Жӧрякле кеше

Кряшенняр жӧз жыл элек ауылда ничек итеб дӧнжя кӧткянняре, жяшягянняре турында 1918 жылнын 7 мартында чыккан “Кряшен” газитыннан укыб белеб була

Безнен ауылда Батыр Ибан исемне кеше бар. Батыр исемен аҥар мына нейлектян кушканнар.  Жарлы гына жирсез-сыусыз кешенен баласы ул. Унжиде жяшеня тикле кызмятчелектя ӱсте. Алай булса да, шкулга жӧрӧб экзамен ӓйткян, бик жакшы грамотный кеше. Атасы ӱлгяч, кызмятчелектян чыкты да, мирдян бер дисятиня чамасы жир сатыб алды. Ауыл карышысында, сыу арткылы “Бызаулык” диб жӧрӧй торган жиребез бар, бары 20-30 дисятинягя жакын. Ӓӱӓлтеннян ӱк иген чячя торган жир тӧгӧл, мал жӧрӧй торган жир. Картларнын бирясе дя килмягян эйе, ӱгетляб тя караганнар ыйы. Ничек ится итте, акыры алды.

Батыр Ибан шул жирдя сад-бакчасы жасады. Кругом киртя белян ӓйляндереб алды да, мына жирне казырга тотондо. Шунда ӱзеня зимлянкя жасады. Мыны эшеткяч, ауыл кешеляре кӧлӧшя башлады: тиле микян ул, акылла микян? Ташлыкны сад иткенче, ӓле тӱмгяк булыр, диделяр. Кеше кӧлӧӱеня карамады – аман казыды, аман казыды. Жыл сайын ун-унбиш тӧб алма утырта килде.

Батыр Ибаннын бу жирне алганына жегерме биш жыл чамасы бар. Казер сад-бакчасы читтян караганда бик оло баяр бакчасы булыб кюреня. Эченя кергян кешеляр шаклар катыб чыга. 200-гя жакын алма агачы бар, 200 тӧб карлыган, 20 тютял кура жиляге. Алма агачлары арасында бярянгесе дя бар, шалканы да, чӧгӧндӧрӧ дя. 75 рамкылы умартасы бар. Ӱткян кӧздя (1917 жыл) жӧз поттан артык бал саткан, 500 пот алма. 15000-нян артык акча алган дейляр.

Батыр Ибаннын кӧн тормошо шушы чамада: ике ат жигя, ӧч сыйыр сауа, сарык-кязя, дуҥгызлары да байтак кына. Öйӧ алты почмаклы, калай белян жабкан, жяшел тюбяле. Каралдылары ӓммесе таш. Бакча урныннан чыгарган ташлар. Жортонда бары ӧч койо бар: берсе ишек алдында, икесе бакчанын жугары башында, агачларга шуннан сыу сибяляр. Бакчадагы койолары жанында ике бик оло баз казыган; таш идереб, кызыл балчык салыб эшлягян. Койодан алган салкын сыуны башта шул базларда иртядян алыб кичкя тикле тота. Аннары жылынгач кына агачларга сибя: салкын кӧйӧ сыунын агачка зыяны тея дей. Гел хялял кул кӧчӧ белян геня байыган Батыр-Ибан ул. Анын семьясында бары 8 жан: ӱзе, катыны, алты баласы. Балаларын барысында укыта. Ӧчӧсӧ инде калада укыйлар. Жяйгя чыккач бар жамагаты иртядян алыб кичкя чаклы шушы бакчада эшлейляр: кайсы балчык казый, кайсы койодан сыу ала, кайсы умарталар арасында жӧрӧй. Алла княгясендя “маҥгай тиреҥне чыгарыб эшляб туйыныб торорсоҥ” дигян сюзляр искя тӧшя.

Алга тартыучы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев