Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үземчә әзерлим

“Туганайлар” газетасында өр-яңа конкурс башлана. “Үземчә әзерлим” дигән ул конкурста яшегезгә, кем булуыгызга һәм газетабызны яздыртып алу-алмавыгызга карамастан, һәркайсыгыз кат наша ала

Аның бары тик бер генә шарты бар: үзегезнең “фирменный” ризыкны пешерү серен башкалар белән дә уртаклашырга тиеш буласыз.

Моның өчен, үзегез әзерләгән ашамлыкны тотып (табынга куеп) фотога төшәргә һәм безнең редакциягә юлларга кирәк. Ул ризыкның рецептын тулысынча язарга онытмагыз! Безнең адрес: 420066, Казан шәһ., Декабристлар ур., 2нче йорт, “Туганайлар” газетасы; электрон адресыбыз: tuganaylar@ yandex.ru, ә инде WhatsApp буенча юллаганда, телефон номеры: 8-917-250-97-95.

Аш-су әзерләргә яратучыларның фотолары (ашамлык пешерүдә ярдәм иткән балагыз, оныгыгыз һәм гаиләгез белән “фирменный” ризык куелган табында төшеп җибәрсәгез дә була) газетабызда урнаштырылуы – үзе бер бүләк һәм барыбыз өчен дә бәйрәм булыр, дип өметләнәбез.

Бу конкурска Питрау бәйрәме җитәргә дүрт көн кала йомгак ясалачак. Аның нәтиҗәләре “Туганайлар” газетасының 8 июль санында игълан ителәчәк.

Шулай итеп, 85 яшьлек Нина түтинең җиңел кулы белән, “Үземчә әзерлим” конкурсын башлап җибәрәбез.

Ак ипи рецепты

Олы кәстрүлгә 1 литр 200 грамм җылымса су салам. Шуңа 3 аш кашыгы сыек май кушам. 1 чәй кашыгын тутырып тоз салам. 3 эре төш сарымсакны вак кыргычтан кырып өстим. 100 грамм чүпрәнең дүрттән бер өлешен салгач, әйбәтләп болгатам. Аның өчен минем агач калагым бар. Болгаткач, бер кат иләнгән онны, шул кәстрүл өстенә, тагын кечкенә иләктән иләп куша-куша, туглый торам. Камырга бер мәртәбә дә кул тигезмим, зур агач калак белән, төптән үк әйләндерә-әйләндерә бутыйм. Ипи камырын, өстен каплап, кәстрүлдә, кимендә, 1 сәгать тотам. Ипи формаларының өчесен дә үрдәк каурыеннан ясалган канат белән майлыйм (яхшылап майламасаң, ипи табага ябышып кала). Кәстрүлне – авызын табага каратып – култык астына кыстырам да, ипи формаларына салам. Бер форманың яртысы тулгач, камырны пычак белән кисеп төшерәм, аннан – икенче, өченче табага да шулай салам. Өстен салфетка белән каплап, табада ярты сәгать тотам. Аннан духовкада 55 минут пешерәм.
Шул ук камырдан өчпочмак та ясап тыгып куям.

Шушы яшемә җитеп, магазиннан ипи алганым юк, үзем пешерәм. Балалар да, оныклар да, күрше-тирә дә яратып ашыйлар.

 

Нина НИКОЛАЕВА. Арча районының Сәрдәбаш авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев