Җанлы очрашуда мәктәп укучылары катнашты.
Түбән Кама шәһәренең «Заман» уку һәм аралашу үзәгендә "Керәшен" җәмгыяте вәкилләре белән очрашу узды. Чарага шәһәрнең 27 урта белем бирү мәктәбе укучылары чакырылган иде.
Түбән Кама керәшеннәре җәмгыяте җитәкчесенең урынбасары Эльмира Ситдикова һәм "Сүрәкә" халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина укучыларга керәшеннәр турында сөйләде. Тарихи фактларны, традицияләрне, милли бәйрәмнәрен, аш-сулары турында да бик күп мәгълүмат бирделәр.

Иң кызык өлеше: Эльмира Римовна һәм Ольга Владимировна үзләре киеп килгән милли киемнәре турында сөйләделәр. Теләгән һәркем костюмнар киеп, фотога төшә алды.

Очрашу җанлы һәм күтәренке рухта узды, мондый чаралар дәвамлы булыр, дигән теләктә калды үзәк хезмәткәрләре.
.jpeg)
Фото: "Керәшен" җәмгыяте
Нет комментариев