Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"ZAKARIA" фолк төркеме Казанда беренче концертын куйды - видео

28 ноябрь көнне Казан шәһәренең “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә күпмилләтле “ZAKARIA" фолк төркеменең беренче концерты булды

"ZAKARIA" төркемен 2017 елда мишәр кызы Лилия Җиһаншина оештырган. Төркемнең беренче составына керәшен кызы Татьяна Ефремова, удмурт егете Павел Александров, мордва кызы Мария Стуклова, татар егете Алмаз Ахунов һәм башкорт кызы Адилә Батырханова кергән. Алар барысы да Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган егетләр һәм кызлар. Бүгенге составта кызлар гына калган. Әмма концертка Павел (Shoner Paul) һәм Алмазны (баянист) да чакырганнар иде. Кичәдә, шулай ук, Илгиз Шәйхразиев, Malsi Music, Казан консерваториясенең фольклор ансамбле, балалар бию төркеме дә катнаштылар.

Төркем Идел буенда яшәүче халыкларның фольклорын туплау белән шөгыльләнә. Халык җырларына аранжировкалар ясап, заманча эшкәртеп тамашачыга тәкъдим итә. Репертуарына татар, башкорт, чуаш, удмурт, мари, мордва, рус телләрендә халык җырлары керә.

Концертның башында кызлар үз халыкларының милли костюмнарыннан чыгыш ясадылар. “Быел безнең төркемебезнең оешуына биш ел булды. Бу елда без республиканың күп кенә районнарында концертлар куя алдык. Тамашачыларны үзебезнең җырларыбыз белән сөендердек. Үзебезнең республикабызның күпмилләтле икәнен күрсәттек”, – дип сөйләде алар. Тамашачыларга кызларның өсләрендә булган костюмнарын, милли киемнәренең элементлары аңлатылган видео күрсәтелде.

Кыскасы, кызлар тамашачыларны халык җырлары белән генә түгел, традицион костюмнар белән дә таныштырдылар.

Үзенең чыгышында Илгиз Шәйхрәзиев әлеге концертның тамашачы өчен ни дәрәҗәдә файдалы булуы турында әйтте. “Хәзерге концертларда җырлар да тыңларга, яңа белемнәр дә тупларга була”, – диде ул.

Биш елда “ZAKARIA” төркеменең “Bez”, “Berge” дип аталган ике җыр альбомы дөнья күргән. Концертта шушы альбомнарга кергән “Аk Kalpak”, “Аh, Mamochka”, “Orina”, “Ki Chirese”, “Borlegen”, “Тurlek-Tirec”, “Mari Takmak” һәм башка җырлар яңгырады.

“ZAKARIA”га иң еш бирелә торган сорауларның берсе төркемнең атамасы белән бәйле. Күп кенә кешеләрне кызларның төркемгә ни өчен әлеге исемне куюлары кызыксындыра икән. Бу сорауга Татьяна Ефремова җавап бирде. “Без барыбыз да төрле милләттән, төрле диннәрне тотабыз. Күпләрегез “Кәрия-Зәкәрия” җырын белә торгансыздыр. Бу җыр Идел буенда яшәүче күп кенә милләтләрдә бар... Шуңа күрә без бу исемне сайладык. Ул уңышлы булды. Зәкәрия – яңгырап торган ир-ат исеме. Күпләр безгә "исемегез истә кала торган", диләр”, – дип сөйләде ул.

Быел 28 ноябрьдә Әниләр көнен билгеләп үттеләр. Концертның ахырында Лилия Җиһаншина, Татьяна Ефремова, Мария Стуклова һәм Адилә Батырханова әниләренә рәхмәт сүзләре әйтеп, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Фото: Кряшены - Официальная группа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев