Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә яшәүче Екатерина Лабашова - йөз төрле һөнәр иясе

Екатерина һәм ире Геннадий Сарман районының Наратасты авылында туып-үскәннәр. Хәзер Зәйдә яшиләр.

Игәнә елгасы, наратлар шаулап утырган биек тау итәгендәге салкын чишмә сулары аша, бәләкәйдән үк күңелләренә матурлыкка соклану күчкән аларның. Шуңа да Лабашовларның Зәй шәһәрендәге йортлары чәчәкле оҗмах бакчасына тиң.

Екатерина Прокофиевна, иртә яздан, бакчасында төрле чәчәкләр үстерә. Ә кышкы салкыннарда ул үз йортларының һәр почмагын җәй ямен хәтерләтә торган чәчәк композицияләре белән бизи. Юк, ул аларны кибет һәм базарларда сатып алмый. Ә бар осталыгын, фантазиясен кушып, кул астында булган материаллардан үзе ясый. Күз карашын иркәләп утырган ул матур композицияләрне һич тә ясалма чәчәкләрдән төзелгән, димәссең. Ул әле кипкән җиләк- җимешләрдән дә тәмле һәм матур букет- бүләкләр ясарга да ярата. Танышлары, дуслары Екатеринаны төрле чәч каптыргычлары, бизәнү әйберләре ясаучы оста буларак та беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев