Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районыннан мобилизацияләнгән керәшен егете Сабантуй үткәрергә 15 мең сум акча биргән

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Сарсаз-Баграж егетләрен авылдашлары бергәләп каршы алалар һәм җыелышып озатып калалар.

Узган атнада ялга кайткан тагын бер хәрби егетне авылдашлары җыелышып, гармуннар белән озаткан. Килгән һәркем дөньяларның тыныч булуын, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләгән, — дип яза «Зәй офыклары» газетасы сайты.

Павел ялын гаиләсе, әти-әнисе, дуслары, якыннары янында уздырган. Санаулы көннәр тиз уза шул, китәр вакыт та җиткәч, озатырга килгән авылдашларына рәхмәт әйтеп, Сабантуй уздыру өчен үзеннән 15 мең сум акча калдырган.

«Ялым бетеп, мин махсус хәрби операция зонасына ил иминлеген сакларга китәм. Авыл халкына миннән ярдәм булсын, Сабантуй уздыру өчен үземнән өлеш кертәм», — дигән Павел.

Тырыш, булдыклы Зверевлар гаиләсендә 4 ул тәрбияләп үстергән. Кече уллары бүгенге көндә хәрби хезмәттә. Тиздән хезмәте бетеп кайтырга тиеш.

«Ил-көннәребезнең тизрәк тынычланып, улларыбызның исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Улыбызны шулай хөрмәтләп озаткан авылдашларыбызга рәхмәт белдерәбез», — ди егетнең әти-әнисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев