Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй кызы Арина Токранова – әдәби бәйге җиңүчесе

17 февральдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә V халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә йомгак ясалды.

Инде хәбәр иткәнебезчә, V халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә Зәй кызы Арина Токранова җиңү яулады.

Быелгы "Җәлил укулары"нда 40 меңнән артык кеше катнашып, 23 телдә шигырьләр сөйләнелгән. Шулар арасыннан 836 катнашучы финалга чыкты. Финалистлар арасыннан иң лаеклыларын сайлап, 115 катнашучыга беренче, икенче һәм өченче урыннарны тапшырдылар.

"Җәлил укулары"нда Зәй шәһәре "Алтынчәч" балалар бакчасыннан Арина Токранова катнашты. Ул Муса Җәлилнең "Кызыма" дигән шигырен өч телдә сөйләде. Һәм нәтиҗәдә лаеклы икенче урынны яулады. Аны бәйгегә тәрбиячеләр Рания Уразайкина һәм Гөлфия Тимофеева әзерләде. Арина Казанга бүләкләү тантанасына тәрбиячесе Рания Уразайкина һәм әнисе Вера Токранова белән барды.

"Новости Заинска".

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев