Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй юл оешмасында Поповлар династиясеннән алты кеше эшли

Хезмәт династияләре – һәр тармакның горурлыгы, чөнки әти-әниләре артыннан предприятиегә балалары килә, эш урынында бер буынны икенчесе алмаштыра.

Зәйдән Поповлар династиясеннән “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында бүгенге көндә алты кеше хезмәт куя. Династия әгъзаларының әлеге предприятиедә гомуми хезмәт стажы 66 ел тәшкил итә., - дип яза "Зәй офыклары" журналисты  Клара Ермолаева.

Поповлардан Зәй юл оешмасында иң озак еллар хезмәт куючы – Гүзәлия Әскәровна. Ул 2007 елда транспорт буенча техник вазифасында эшкә урнаша. Эшен җиренә җиткереп башкаручы, иҗтимагый тормышта актив позициядә булган белгечкә 2010 елда предприятиенең профком рәисе вазифасын да йөклиләр.
Профсоюз комитеты рәисе яхшы белгеч тә, җитәкче дә, психолог та булырга тиеш. Иң мөһиме – кешеләр белән аралаша, уртак тел таба белү. Оешмада хезмәткәрләрне социаль яклау чаралары югары дәрәҗәдә. Эшчеләр санаторийга юлламалар белән тәэмин ителә, балаларына да ял лагерьларына юлламалар бирелә, пенсионерлар да бәйрәмнәргә бүләкләр ала, алар өчен санаторийларда ял итү мөмкинлеге дә бар. Мобилизацияләнгән егетләргә, аларның гаиләләренә дә ярдәм чаралары каралган. Гүзәлия Әскәровна шәхсән үзе предприятиедән мобилизациягә алынган егетләрнең әниләре, тормыш иптәшләре белән элемтәдә тора, алар янында була, кирәк икән предприятие җитәкчелеге белән бергә ярдәмен дә күрсәтәләр. Ә транспорт буенча техник вазифасында Гүзәлия Әскәровна карамагында 86 транспорт бар, ул аларны ягулык белән тәэмин итүне, исәпкә кую, иминиятләү һ.б.ларны контрольдә тота.

Гүзәлия Әскәровнаның тормыш иптәше Петр Николаевич Зәй юл филиалында машина йөртүче булып эшли, ә улы Артур юл участогы башлыгы булып хезмәт куя. Олы улы Эдуардның хатыны, килене Анастасия – производство-техник бүлеге инженеры. Аның хезмәт стажы – 12 ел. Поповлардан ике бертуган да биредә хезмәт куя: Петр Николаевичның энесе Владимир машина йөртүче булып эшли. Ә Владимир Николаевичның тормыш иптәше Валентина Вениаминовна – икътисадчы.

– Безнең филиал - перспективалы, тотрыклы предприятие. Эшебезне яратып башкарабыз. Барыбыз да бер коллективта эшләгәнгәдер инде, бер-беребезне тагын да яхшырак аңлап, дус яшибез, - ди Поповлар.

Әлеге хезмәт династиясеннән дүрт кеше бу көннәрдә туган көннәрен билгеләп үтәләр: Владимир Николаевичка – 60, Гүзәлия Әскәровнага – 55, Анастасия Григорьевнага 35 яшь, Валентина Вениаминовнаның да туган көне. Без аларның шулай үз хезмәтләрен яратып, предприятие горурлыгы булып эшләүләрен телибез.

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев