Юрий Чуктиев "Тантана" республика театр премиясенә дәгъва итә
Хәбәрләр

Юрий Чуктиев "Тантана" республика театр премиясенә дәгъва итә

Җиңүчеләр халыкара театр көнендә билгеле булачак

"Тантана" республика театр премиясенең сайлап алу комиссиясе үз нәтиҗәләрен чыгарды — 10 номинация буенча номинантлар исемлеге пәйда булды. Бу турыда "Интертат" хәбәр итә.

Исемлектә Татарстанның атказанган артисты Юрий Чуктиев та бар. Ул "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклендәге Әлмәндәр роле өчен "Иң яхшы курчак театры актеры" номинациясендә катнаша.

Җиңүчеләр 27 март — халыкара театр көнендә билгеле булачак. "Тантана" театр премиясе лауреатларын игълан итү тантанасы көндез 12.00 сәгатькә билгеләнгән.


Нет комментариев