Юрий Павлов кайчандыр халык яратып караган, әле хәзер дә популяр булган фильмнарга үзенчәлекле пародияләр иҗат итү белән мавыга
Керәшен егете Юра - Түбән Кама татар дәүләт драма театрының танылган артисты, күпкырлы талант иясе. Тамашачы яратып карый торган рольләр иҗат итү белән бергә, режиссер буларак та шактый уңышлы эшли. Соңгы вакытларда ул кыска метражлы фильмнар, заманча әйтсәк, көлкеле роликлар төшерү белән шөгыльләнә. Әлбәттә, танылган кино йолдызларының партнерлары ролендә - Юра үзе.
Нет комментариев