Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Юморист Дмитрий Баранов: "Керәшеннәрне таный башладылар"

16 июльдә Җөри авылы янында үткәрелгән "Питрау-2022" фестивалендә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Дмитрий Баранов Татарстан халыклар ассамблеясенең Рәхмәт хатына ия булды.

"Балачакта "Бәрәнҗәр" (Алексеевск районы Кызыл Бәрән авылының фольклор ансамбле – ред.) фольклор ансамблендә катнаштым. Халык каршында беренче чыгышларымны шул вакытта ясый башлаганмындыр. Казан дәүләт культура институтына укырга кергәч, "Бәрәкәт" керәшен яшьләре хәрәкәтенә кушылдым. Ул вакытта әле Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк рәсми рәвештә эшләми иде. Төрле чараларда катнашырга туры килде. Шул исәптән, Питрауда "Кряшен чибяре" конкурсын сәхнәдә алып барырга булыштым. Бүгенге көндә дә төрле чаралар алып барам, аларга сценарий язам. Керәшен дөньясына кызыклы булган шәхесләр белән туры эфирларга чыгам.
Бүгенге казанышларым өчен Людмила Даниловнага (Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры – ред.) зур рәхмәт!" – диде Дмитрий Баранов.

Узган елда “Әйдә, ШаяРТ” татар ШТК лигасының чемпионы керәшеннәрнең җыелма командасы булды. Команда составында Республика керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев, Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Дмитрий Баранов, активист Вадим Шрыков һәм автор-башкаручы Лия Әхәтова иде.

"Быел ШТКда икенче сезон уйныйбыз. Узган елда командабыз җиңгәннән соң, керәшеннәрне юмор хисле халык буларак та таный башладылар", – диде команданың капитаны Дмитрий Баранов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев