Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юкәче керәшеннәре үзизоляция чорында "кич утыра" - видео

Шушы көннәрдә борынгыдан килгән "кич утыру" җолалары да яңарып ята

Илебездә коронавирус таралуны киметү өчен, 30 апрельгә кадәр үз-үзеңне изоляцияләү чоры игълан ителде. Карендәшләребез бу вакытны файдалы итеп уздырырга тырыша. Бигрәк тә авылларда эш бетми, ди күбесе. Кемдер өй юа, каралты тирәсен чистарта, бакча эшләрен карый.

"Туганайлар" редакциясе әлеге җаваплы чорда карендәшләребезнең тормышын яктырту өчен, #керэшенкарантинда хештэгы белән акция уздыра. Җырлаган, биегән, Олы көнгә әзерләнеп өй җуып яткан керәшеннәрнең видеоязмалары сайтыбызда чыгып тора. Әлеге акциядә һәркем катнаша ала. 

Чираттагы "геройларыбыз" - Мамадыш районы Юкәче авылы керәшеннәре. Кушбашева Валентина юллаган бу видеоязмада карендәшләребез халык теленә "Суда балык җөзәдер" исеме белән кереп калган "Кәвәл авылы көе"н башкара. Керәшен бәйрәмнәрендә генә киелә торган сандыктагы милли күлмәкләребез дә чыккан бу "карантин"да. Борынгыдан килгән "кич утыру" җолалары да яңарып ята. Өйдә утыруның файдасы димичә, нәрсә дисең инде моны?

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев