Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Мәлемдә мәгариф отличнигы, сугыш ветераны Петр Абрамовны искә алдылар

Искә алу кичәсендә мәктәп җитәкчелеге, укучылар, хезмәттәшләре, ветеран укытучылар, авыл халкы, Петр Гавриловичның балалары, оныклары катнашты

4 майда  Югары Мәлем сигезьеллык мәктәбендә 35 ел мәктәпне җитәкләгән мәгариф отличнигы, сугыш ветераны Петр Абрамовны искә алдылар. Аның тууына -100, вафатына 30 ел. Искә алу кичәсендә мәктәп җитәкчелеге, укучылар, хезмәттәшләре, ветеран укытучылар, авыл халкы, Петр Гавриловичның балалары, оныклары  катнашты. Ветеран укытучылар, хезмәттәшләре хәтер-хатирәләрен яңартты, ветеранның онык-оныкчыклары исә шигырьләр сөйләде. Кичә җан бәйрәме буларак җылы узды. Шунысы игътибарга лаек, Петр Абрамов - Зәй матбугаты тарихында тирән эз калдырган шәхес, шактый еллар район газетасы хәбәрчесе, "Зәй офыклары" газетасының баш редакторы булып эшләгән Иван Гаврилович Глуховның бертуган агасы.

Петр Абрамов мәктәптә укыганда тырыш укучылардан була. Мәктәптән соң Якты Күл мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп эшкә жибәрәләр. Тик ул армия сафларына алына һәм  хәрби хезмәтен Забайкалье хәрби округында башлый. Ә бер елдан илдә сугыш башлана. Шанлы, дәһшәтле сугыш,  Петр Абрамов  фронтның алгы сызыгыннан атлый.

Мәскәү янындагы сугышлар, Смоленск оборонасы... Яраланып, госпитальдә ятып чыга. Янә сугыш... Көньяк-көнбатыш һәм Украина фронтлары, Днепрны кичә, кече лейтенантлар курсларында укый. Ровно, Дубно шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Тагын яралана, ике айдан соң яңадан частька әйләнеп кайта. Бу юлы ул Львовка һөҗүмдә катнаша, Буг елгасын кичә. Биредә исә  кече лейтенант Петр Гаврилович Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Сугыш кыза бара. Взвод командиры Петр Абрамов Сандомир шәһәре, Висла елгасы, Орданы кичә. Әһәмиятле күперләрнең берсен саклаудагы батырлыгы өчен лейтенант I дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була. Янә  яралана. Шулай итеп, Петр Гаврилович Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Туган авылына 1945 елның августында кайта. Аның сугышчан юлы һәм бүләкләре “Алар илгә җиңү алып кайтты” дип исемләнгән китапта урын алган.

Илне торгызу еллары... Петр Гаврилович  Федот мәктәбендә укыта, аннан Чыбыклы һәм Сарсаз-Баграж мәктәпләрендә военрук булып эшли. 1947 елда ул Югары Мәлем мәктәбенә директор  итеп билгеләнә. Белемгә омтылышы көчле булган егет  башта - Алабуга, аннан Казан педагогия институтын читтән торып тәмамлый.  Югары Мәлем мәктәбе алтыпочмаклы ике бүлмәле йортта урнашкан була. Петр Гаврилович 1949-1950 елларда Югары Мәлем дүртьеллык мәктәбен җидееллыкка үзгәртергә рөхсәт ала. Директор мәктәпкә барлык укучыны тартуны максат итеп, мәктәп яны участогы, остаханә, спорт мәйданчыгы булдыруга зур көч куя.  

Югары белемле биолог җитәкчелегендә мәктәп бакчасына йөзләгән төп алмагач, карлыган утыртыла, яшелчәләр үстерелә. Шулай итеп, мәктәп шаулап-гөрләп торган белем учагына әйләнә.1962 елда мәктәп сигезьеллыкка үзгәртелә һәм 1965 елда интернат ачыла. Яңа мәктәп бинасы төзелә һәм ул 1984 елга кадәр файдаланыла. Авылның агач мәктәбе тарихы Россиянең мәгариф отличнигы Петр Абрамов белән бәйле.

- Петр Гаврилович безне химия фәненнән укытты. Аның дәресләре кызыклы, мавыктыргыч уза иде, бик аңлаешлы итеп аңлата, бергәләп биремнәр чишә идек. Шунысы кызыклы, ул дәресне тормыш, сугыш эпизодлары белән бәйләп аңлатты. Диңгез суын кайнатып, ничек итеп тоз алганнарын мавыктыргыч итеп сөйләгәне әле дә истә калган, - ди укучысы Разилә Камалиева.

Петр Гаврилович 44 ел гомерен балалар тәрбияләүгә, мәктәпкә багышлый. Тормыш иптәше, педагог Софья Егоровна белән алты бала - Альберт, Лидия, Зинаида, Валерий, Владимир, Римманы үстереп, олы тормыш юлына озата.

- Петр Гавриловичның ул-кызлары гади иделәр, беркайчан һаваланмадылар, мактанмадылар. Алар мәктәп директоры балалары кебек тә түгел иде,  - ди балаларының  классташлары.

Петр Абрамов мәктәпне җитәкләү белән бергә, Ленин исемендәге колхозның халык контроле группасы рәисе, озак еллар политбюро члены һәм колхоз партия оешмасының идеология бүлеге җитәкчесе кебек гаять җаваплы эшләрне дә башкара.

 Шунысы игътибарга лаек, Югары Мәлем мәктәбе коллективы тарафыннан Петр Абрамовка мемориаль такта ясатылып, ул мәктәп диварына урнаштырылды.

-Әтиебез көчле рухлы, гадел булды. Нинди генә гозер йомыш белән мөрәҗәгать итсәләр дә,  ул кешеләргә төпле киңәшләре,  фикерләре белән ярдәм итәргә тырышты, үзен беркайчан өстен куймады.  Без балаларына да, кайда гына эшләсәгез дә кеше булып калыгыз, дия иде.  Искә алу кичәсен оештырган Югары Мәлем мәктәбе укытучылар коллективына зур рәхмәтлебез, - ди ветеранның балалары.

Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев