Кукмара районы Югары Чура авылында үзарасалым акчасына купель яңартканнар
Авылда купель 2015 елның 19 январендә ачылган. Бурасын район башлыгы Сергей Димитриев биргән булса, төзү эшләрен авыл халкы башкарган.
Төзекләндергән купель янында авылның оста куллы кешесе җил тегермәне ясаган. “Останың исеме Андрей Афанасьев. Ул физкультура укытучысы. Бу эшкә хыялланып, шулай эшлисе килә дип тотынды”, - дип сөйләде Югары Чура авыл җирлеге башлыгы Игорь Алексеев.
Чишмәгә төшү юлында баскыч та барлыкка киләчәк. Баскычны Яр Чаллы шәһәрендә торучы авылдашлары Николай Агачев ясаттырган.
Нет комментариев