Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Чура һәм Пчеловодның юллары такыр

Авыл юллары асфальтлы булды

Кукмара районының Югары Чура һәм Пчеловод авыллары юлсызлык проблемасыннан арынды. Югары Чурада юл салынып бетсә, тиздән пчеловодлылар да асфальт юлдан җелдертеп йөри алачак.

2020 елның 11 февралендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында була. Анда ул 2019 ел нәтиҗәләренә багышланган район депутатлары советлары утырышында катнаша. Шунда район башлыгы Сергей Димитриев президентка Югары Чура һәм Пчеловод авылларына юл салырга дигән мөрәҗәгать белән чыга.

13 сентябрь көнне Югары Чура авылының юлына асфальт җәя башлыйлар. “Югары Чурада эшләр ике атна элек тәмамланды. 1,52 километр юл асфальтлы булды. Чиркәү кырыена, балалар бакчасы каршына, мәктәп площадкаларына да асфальт җәелде”, - дип сөйләде Югары Чура авыл җирлеге башлыгы Игорь Алексеев. Ә менә Пчеловодта эшләр әле дәвам итә. Авылда эш 22 октябрь көнне башланган. Анда асфальт ике урамга, 1,6 километрлы юлга салыначак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев