Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Баграж балалары кошларга ярдәм итә

Алар җимлекләр ясап, мәдәният йорты тирәсендә үсеп утырган агачларга элделәр

Иртә язда кошларга азык табарга кыен. Урамнар һаман да кар көртләре, ә сулыклар калын боз катламы белән капланган. Шуңа күрә кошлар кешеләр янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып, адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр. Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра.

Шуңы күздә тотып, Югары Баграж авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә кошларга ярдәм итү буенча акция үткәрделәр. Алар җимлекләр ясап, мәдәният йорты тирәсендә  үсеп утырган агачларга элделәр.

“Балалар белән кошларга җимнәр сибеп, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәттек. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек”, -ди мәдәният йорты җитәкчесе Гөлшат Хрипунова.
Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар җәйне исән-имин каршылар иде.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев