Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Баграж авылы халкы аулак өйгә җыелган - фоторепортаж

28 сентябрь көнне Зәй районы Югары Баграж мәдәният йортында “Әйлән –бәйлән” фестиваль-конкурс оештырылды.

"Яшерәк чакта аулак өй буласын ишетсәк, өй сакларга чакырганны да көтмичә, йөгерә идек шунда. Яшьләр җыелган урыннан калып буламы соң, бар дөньяның кызыгы, яме шунда иде. Нинди генә уеннар уйнала, нинди генә такмаклар, җырлар җырлана иде өй саклаганда. Саный китсәң бик күп иде яшьләрнең күңел ачу чаралары. Һәр буынның үз уеннары, үз күңел ачулары. Уеннарның күпчелеге башка буыннарга да күчеп килде. Хәзер элеккеге кебек өй саклаулар юк инде, заманалар башка, бар да артта калды. Гореф-гадәткә әйләнгән йолалар искә алырга гына калып бара. Мәдәният йортында сәхнәләштереп күрсәткән түгәрәк уеннары, җырлар җырлау, такмаклар әйтү, биюләр күрсәтү , керәшен гореф-гадәтләрен барлау, яшь буынга җиткерү чарасы иде.

Югарыбагражлыларның ничек өй саклаганнарын, әйлән – бәйлән уйнаганнарын карарга район мәдәният йортыннан махсүс комиссия дә килде.

Югары Баграж өлкәннәре, яшьләре бик тырышып әзерләнгәннәр "Әйлән - бәйлән" түгәрәк уеннарына. Кичәне оештыручыларга, катнашучыларга зур рәхмәт", - дип хәбәр итә Югары Баграждан даими хәбәрчебез Михаил Тукранов.

Фото: Михаил Тукранов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев