Бу турыда Алинә үзенең инстаграм челтәрендә хәбәр итә.
Тормышта кинәт кенә үзгәрешләр була икән ул.
"Үзең сизмәстән 180 градуска әйләнә дә куя бөтен әйбер. 5 ел дәверендә мин «Ямьле» төркемендә эшләдем. Әйе, бу искиткеч матур проект һәм мин монда барлык яктан да бик күп тәҗрибә җыйдым, күп нәрсәгә өйрәндем. Ләкин тормышымның тагын бер биеклегенә нокта куярга вакыт. Ямьле 5 елга мең рәхмәт әйтеп, Аллага тапшырып, яңа үрләрне яуларга, яңа зур юлга чыгам! Хәерле сәгатьтә. Кызлар, сезгә бары тик уңышлар телим! Төркем чәчәк атсын!" - ди җырчы.

Нет комментариев