Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәүгә багышланган телевизион сюжет төшерелде

3 сентябрь көнне Республика керәшен иҗтимагый оешмасы каршында эшләп килгән "Җырчы Җәкәү" клубы катнашучылары белән телевизион тапшыру өчен сюжет язылып алынды.

Әлеге тапшыру күренекле керәшен шагыйре Яков Емельянов иҗатына, аның мирасын пропагандалауга багышлана. Бу турыда Казан дәүләт консерваториясе доценты, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров хәбәр итә.

Эй, балалар, сезгя ӓйтӓм: карт кешене сез саннагыз,
Карт кешенен габрӓтлярен ӓр берегез дя аҥнагыз.

Аҥнагыз картнын габрӓтен, ӱгетен жалан тыҥнагыз,
Карт катере калырлык эш ич бер чакта да кылмагыз.

Кылмагыз сез жаман эшлӓр, картнын ӱгетен тотогоз,
Картнын акыллы сӱзлӓрен ӓр берегез дя отогоз.

Отогоз анын сӱзлӓрен, ӱгетен кабыл алыгыз,
Карт кешене кӱреӱ белӓн бӱрегегезне салыгыз.

Салыгыз бӱрек алдында, аныҥ кӱҥелен алыгыз,
Карт узганда аяк тороб сыглыб-башырыб калыгыз.

Калыгыз сыглыб-башырыб, жагымны итеб карагыз,
Картка сез саннау кылсагыз сезне дӓ саннар балагыз.


Фото-видео: Геннадий Макаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев