Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җылы май вәгъдә итәләр

Россия территориясенең күпчелек өлешендә май гадәттәгедән җылырак булыр дип көтелә. Бу хакта «Российская газета» РФ Гидрометеоүзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршинага сылтама белән хәбәр итә.

Шулай да кайбер төбәкләрдә температура нормадан калышачак. Әйтик, Себернең көньягында, Ерак Көнчыгышның көньяк өлешендә – Амур өлкәсендә, Хабаровск краеның үзәк һәм төньяк районнарында май аенда салкынча һава торышы фаразлана. Мурманск өлкәсе, Карелия, Ленинград, Псков һәм Новгород өлкәләрендә май яңгырлы булыр дип көтелә. Красноярск краеның төньягы, Байкал арты һәм Иркутск өлкәсендә дә явым-төшемгә кытлык булмаячак.

Россиянең яңа төбәкләре һәм Кырымда, Краснодар краенда, шулай ук Чиләбе, Курган, Оренбург, Новосибирск, Кемерово өлкәләрендә, Алтай краенда яңгырлар аз явар дип көтелә.

Европа территориясенең үзәгендә явым-төшемнәр уртача айлык күрсәткечкә якын булачак.

Температурага килгәндә, Ленинград, Псков һәм Новгород өлкәләрендә термометрның терекөмеш баганасы +15..+20, Үзәк округның төньягында, шул исәптән Мәскәүдә +19..+24 градуска кадәр күтәреләчәк. Ягъни җәйгегә якын температура көтелә.

Идел буеның төньягында һава температурасы +20, көньяк төбәкләрдә +25, Төньяк Кавказда +26, Свердловск, Курган һәм Чиләбе өлкәләрендә +19..+22, Себернең көньягында +13..+22, хәтта Якутиянең төньягында да көндез +14 градус тәшкил итәчәк.

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев