Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшьләр "Аулак өй"гә җыелды

"Аулак өй" ата-ана, олылар берәр җиргә куна киткәч оештырыла торган борынгы йола

Бүгенге көннәрдә бу матур йоланы сәхнәләрдә концерт номеры буларак кына күрергә мөмкин. Шулай да яшьләребез әби-бабаларыбызның матур йоласын көнкүрешебезгә кертергә дигән карарга килеп, 20 ноябрь көнне, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә заманча "Аулак өй" оештырды. Аулак өйгә 20гә якын керәшен яшьләре килгән иде. Кичәне яшьләр үзләре алып килгән сыйлардан авыз итеп, чәй эчеп, заманча уеннар уйнап, җырлар җырлап үткәрде.

Соңыннан, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлегенең яңа җитәкчесе Алексей Дмитриев "Аулак өй" чарасын ике атнага бер оештырырга дип тәкъдим итте. Килгән яшьләр җитәкченең тәкъдимен хуплап чыкты.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев