Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшь җырчы Игорь Дмитриев профессиясен алыштырган? - фото

Сабада "Туплы тамаша" проекты узды. Анда карендәшебез, җырчы Игорь Дмитриев та катнашты. Бу хакта ул "Инстаграм"да хәбәр итте

13 август көнне Сабаның футбол мәйданында район муниципаль хезмәткәрләренә каршы татар эстрадасы җырчылары уйнаган. Татар эстрадасы командасы уенчылары – Адель Җәләлиев, Филүс Каһиров, Риназ Фазлиәхмәтов, Илшат Вакказов, Рәдиф Әхмәдиев, Газинур Фәйзуллин, Илнар Ялалов, Илнар Сәйфиев, Фәрит Низамиев, Зөлфәт Зиннуров, Инсаф Бәдретдинов, Венер Сәлимов, Алмаз Шәрифуллин, Фәнил Вакказов һәм керәшен егете, яшь җырчы Игорь Дмитриев.

Күпләр өчен җырчыларны сәхнә түрендә күрергә күнеккәнгә, аларны футбол мәйданында туп тибүләрен күзәтү кызыклы тоелгандыр. Шулай да, җырчы егетләрнең әзерлекләре Саба командасыннан бер дә ким булмаган! Аларның командалары дус-тату, төгәл система кебек эшләгән. Нәтиҗәдә җырчылар командасы 3:2 исәбе белән Саба командасын җиңгән. Молодцы!

Язмада "Интертат" материаллары кулланылды.

Фото: Игорь Дмитриевның шәхси архивыннан

Татар эстрадасы артистлары командасы уенчылары – капкачы Адель Җәләлиев, Филүс Каһиров, Риназ Фазлиәхмәтов, Илшат Вакказов, Игорь Дмитриев, Рәдиф Әхмәдиев, Газинур Фәйзуллин, Илнар Ялалов, Илнар Сәйфиев, Фәрит Низамиев, Зөлфәт Зиннуров, Инсаф Бәдретдинов, Венер Сәлимов, Алмаз Шәрифуллин, Фәнил Вакказов.

“Туплы тамаша” гимн тыңлау белән башланды. “Кем белән генә уйнамадык, ләкин артистлар белән үк уйнаган юк иде әле”,– дип сүзен башлады район башлыгы Рәис Миңнеханов. Саба районы командасында – муниципаль хезмәткәрләр.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/yash_ti/artistlar-kaychan-ete-kyzyl-m-tyynak-bula-sabada-tuply-tamasha-uzdy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев