Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яр Чаллыда Питрау 31нче мәртәбә үткәреләчәк

14 июльдә, 18:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең “Җиңү” мәдәният һәм ял паркында Питрау бәйрәме узачак

Бәйрәм көнне паркта түгәрәк уеннар, такмаклар, җырлар, “Питрау сандугачы” бәйгесе булачак. Шулай ук, көч сынашу, каршылыклар узып йөгерү, утын кисү, канат тартышу, тәкыя үрү, мунча себеркесе бәйләү кебек ярышлар да узачак.

“Яр Чаллы шәһәрендә Питрау бәйрәме 1991 елдан үткәрелә. Килгән кунаклар каршында төрле фольклор иҗат төркемнәре, шул исәптән Чаллының “Карендәшләр” ансамбле дә чыгыш ясаячак. Шулай ук Сарман районында урнашкан Ләке авылының “Игәнә” керәшен халык фольклор ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров, Инзилә Сәлимова, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар, Гүзәл Хәкимуллина, Виктор һәм Владислав Агаповларның чыгыш ясавы көтелә. Үзем дә җырлаячакмын.
“Себерке бәйләү”, “Питрауга бару һәм кайту” кебек уеннарга зур урын бирелә. Быел бәйрәм 31нче мәртәбә үткәреләчәк”, – дип хәбәр итте Татарстанның халык артисты Виталий Агапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев