Яр Чаллыда Алла Анасы иконасы хөрмәтенә "Неупиваемая Чаша" чиркәвенең төзелеше башланды
Шушы көннәрдә чиркәүдә төзелеш эшләре башкарылган - храмның куполына урын әзерләнгән, түбәсе ябылган. Моңа кадәр, 26 август көнне төзелеш мәсәләсе буенча әлеге урында халык җыелышы оештырылган. Бу турыда чиркәүнең приход советы җитәкчесе Михаил Миронов хәбәр итә.




Бу чиркәү бинасы вакытлыча гына төзелә. Бинаны күтәрү өчен финаслар булмаганлыктан, төп чиркәүнең төзелеш вакыты әлегә билгеле түгел.
Чиркәүнең төзелешенә бәйле булган барлык яңалыкларны "Туганайлар" сайтыннан күзәтеп барыгыз.
Фото: Михаил Миронов, Светлана Долгова
Храму в честь иконы Божией Матери «Неупиваемая Чаша» быть
Нет комментариев