Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Ямьле» группасы: «Төркемдә төрлебез төрле яктан оста»

Татар эстрадасында “Ямьле” төркеме 2013 елда оеша. Башта кызлар квартет булып чыгыш ясый

Татар эстрадасында “Ямьле” төркеме 2013 елда оеша. Башта кызлар квартет булып чыгыш ясый. Составта Альбина Казыханова, Вероника Кузнецова, Гөлназ Батталова һәм Дилия Әхмәтшина була. Алар ул чакта Казан дәүләт мәдәният институтында бер факультетта укый. Бер-берсен яхшы беләләр, аңа хәтле дә ара-тирә дуэт яки трио булып чыгыш ясап йөргәннәр. Берләшеп төркем ясарга уйлаганнар. Милли костюмнар тектереп, 2013 елның 1 августыннан чыгыш ясый башлыйлар, репертуар туплыйлар, “Гөлләр үсә” җырына тәүге клипны төшерәләр. Кызлар киләсе елга 10 еллык иҗат эшчәнлеген билгеләп үтәргә җыена.

— Кызлар, татар эстрадасында төркемнәр күп түгел. Булганнарында да состав үзгәреп тора. Сездә хәлләр ничек?
Альбина Казыханова:

— “Ямьле” оешып, 4,5 ел чыгыш ясаганнан соң, төркемнән Дилия Әхмәтшина китте. Әмма ачуланышып түгел, ә куанычлы сәбәпләр белән. Аллага шөкер, исән-имин бәби алып кайтты. Аннары ярты елдан соң Гөлназ Батталова китте. Ул күбрәк сольный карьера белән шөгыльләнергә теләде. Вероника Кузнецова белән икәү генә калгач, утырып сөйләштек. Иҗат юлын туктатасыбыз килмәде. Чөнки башкарасы эшләр, әйтәсе сүзләр күп иде. Кастинг оештырдык. Утызлап хат килде. Танышлар аша да эзләдек. Җырчы Алинә Давыдованы чакырдык. Башта, әлбәттә, бер-беребезгә ияләшү җиңел булмады, чөнки ул сольный җырлар башкара иде. Ә коллективта яраклашырга, бер-береңне ишетеп эшләргә кирәк. Әкрен генә җайга салдык. Алинә “Ямьле”не тагын да матурлады. Киткән кызлар да төркем үсешенә зур өлеш кертеп калдырды.

— Репетицияләр кайда уза, Альбина?
— 2020 елда үзизоляция башлангач, минем фатирга җыелдык. Чөнки ул чакта күп мәдәни үзәкләр ябылды. Миндә музыка уен кораллары да бар, уңайлырак. Фатирым фотозона ролен дә үтәде. Кайчак заманча инструментлары булган студияне арендалыйбыз.

— Өч кешегә уртак фикергә килү кыен түгелме?
— Фикер төрлелеге була. Андый чакта өстәл артына утырып сөйләшәбез. Кайчак бәхәсләшеп тә алабыз. Төркемдә төрлебез төрле яктан оста. Мәсәлән, Вероника матурлыкны яхшы күрә. Визаж, мейкап ягыннан оста. Сәхнә эшендә бу да бик мөһим. Милли костюмнарыбызның өлгеләрен күп очракта Вероника уйлап таба. Аларны дизайнерыбыз белән тормышка ашыра. Ә Алинә безгә милли юнәлештә үсәргә этәргеч бирә. Ул “Бәрмәнчек” фольклор ансамблендә алып баручы булып та эшли, тәҗрибәсе бар. Алинә төркемебезне бизәп тора. Үзем исә Игорь Крутойның музыка академиясендә педагог вазыйфасын башкарам. Вокал осталыгы ягыннан киңәшләр бирә алам. Беркайчан да сольный карьерага омтылышым булмады, үземне һәрчак хор яки төркемдә күрдем.

— Нинди яңалыкларыгыз бар?
— Алинә тырышлыгы белән җырчы Айдар Галимов белән якыннан таныштык. Җыр яздырдык, юбилеенда бергә башкардык. Айдар абый клип төшерергә тәкъдим итте. Идеяләр бар.

Лилия ЙОСЫПОВА, Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев