Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ялларда һава торышының кинәт үзгәрүе көтелә

Синоптиклар шимбә көнгә көчле җил һәм буран фаразлый

 Шимбәгә кадәр Татарстанда бераз кар яварга һәм һава температурасы -23 градуска кадәр булырга мөмкин. Шуннан соң һава торышы үзгәрәчәк. Якынча фаразлар турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

22 декабрьдә республика территориясендә томан төшәргә һәм бозлавык хасил булырга мөмкин. Төньяк циклон һәм аның атмосфера фронтлары бераз кар һәм көньяк-көнбатыштан секундына 11 метрга кадәр тизлектә җил алып киләчәк. Төнлә һава температурасы -7…-12 градуска кадәр төшә, урыны белән -18 градуска кадәр булырга мөмкин. Көндез һава -3…-8 градус, ә көньяк-көнчыгыш районнарда -12 градуска кадәр салкын булуы ихтимал.

Чәршәмбедән җомгага кадәр Татарстан антициклонның көнбатыш перифериясендә булачак. «Чәршәмбе урыны белән бераз кар яварга мөмкин, ә алга таба явым-төшем ихтималы аз», диелгән якынча фаразлауда.

23 декабрьдә төнлә һава температурасы -9…-14 градус булырга мөмкин. Көндез -7…-12 градус көтелә.

24 һәм 25 декабрьдә салкынрак булачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -13…-18 градус көтелә. Җомга урыны белән -23 градуска кадәр салкынайта, көндез -9...-15 градус салкын була.

Фаразлаулар буенча, шимбә һава торышы бозылачак. Каты җил исәргә, кар яварга һәм буран чыгарга мөмкин. Төнлә һава температурасы -13...-18 градус, урыны белән -23 градуска кадәр, көндез -8...-13 градус салкын көтелә. Якшәмбе салкынча һава торышы һәм кар явачагы фаразлана, дип хәбәр итә синоптиклар.

 

ТатарИнформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев