Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яктылык өләшүчеләр

Бүген халыкара офтальмология көне. Әлеге мактаулы һөнәр ияләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлыйбыз

Лариса Михайловна Семеновада менә дүрт дистә елга якын инде ул Киров өлкәсе Вятские Поляны районы үзәк больницасында офтальмолог булып эшли.  Узган елдан, биредә Киров өлкә  офтальмология үзәгенең  филиалы ачылганнан бирле, ул монда да әйдәп баручы врач.

Өч дистәдән артык ел эчендә күпме операция генә ясаган Лариса Михайловна! Күпме кешегә кабат дөньяны күрә башлау бәхете бүләк иткән!

Лариса Михайловнаның улы Алексей да офтальмолог. Алексей Киров медицина академиясенә укырга кергәндә үк төгәл офтальмолог белгечлеген сайлаган була. Әнисе үрнәгендә бик тә үз күргән һөнәргә гомерен багышларлык  сәләте дә, теләге дә зур була егетнең. Менә инде Алексей Николаевич – Киров өлкәсе офтальмология үзәгенең дистә елга якын хезмәт тәҗрибәсе булган, күз авыруларын дәвалау буенча иң катлаулы операцияләрне дә зур һөнәри осталык белән ясауга сәләтле, иң өметле докторларының берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев