Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якты Күлдә Казанская гөрләде

Һәр керәшен авылының үзенә генә хас бәйрәме бар. Зәй районының Якты Күл авылында ул - Казанская бәйрәме. Шунысы игътибарга лаек, аны яңадан торгызы, заманча бәйрәм итә башлауга 23 ел вакыт үткән. Узган ялда биредә Казанскаяны янә зурлап бәйрәм иттеләр.

Бәйрәм оешкан төстә узып,  барлык авыл халкын, аннан читтә яшәүчеләрне һәм  күпсанлы кунакларны бер мәйданга җыйды. Ул көнне һәр тарафта бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге иде. Кунакларны җирлек башлыгы Зиннур Мөхтәров сәламләде. Бәйрәмне ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашып, халыкка Казанская белән котлау сүзләре ирештерде. Һәр елдагыча, бәйрәмдә төрле бәйгеләр, спорт ярышларына, уен-көлкегә  киң урын бирелде. Аларда балалар һәм өлкәннәр теләп катнашты. Кечкенәләр өчен балалар мәйданчыгы эшләде. Күркәм традиция буенча бәйрәмдә юбилейлары булучылар, Казанскаяда танышып, кавышкан гаиләләр билгеләп үтелде. 

Тамашачы алдында “Сәвәләй”, “Керәшен моңы”, “Җиләк”  керәшен, “Русская душа”  рус фольклор ансамбльләре, җырчылар чыгыш ясады. Бәйрәм дәвамында  яшь тамашачылар өчен интерактив уеннар һәм төрле конкурслар оештырылды. Көянтә чиләк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, кузлада  утын кисү һ.б уеннар кунаклар күңеленә хуш килде.  Бәйрәмне  Мария Шугулева белән Рөстәм Шиһабетдинов  алып барды.

- Әлмәт шәһәреннән килгән бертуган аккордеончы Дыренковлар дуэты, шәһәр һәм районның артистлары һәм фольклор коллективлары чыгышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Казанскаяның елдан-ел киң колачлы итеп оештыру халыкка ошый, -ди Якты Күл мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова.
Якты Күлдә әлеге бәйрәм көнне чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашуы матур гадәткә әйләнде. Агымдагы ел бәйрәмендә 1979 һәм 1986 елларда Якты Күл мәктәбен тәмамлаучылар очрашты. Бер күрешү бер гомер бит.

Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев