Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Я.Емельянов үзәге Кукмара районында экспедиция үткәрә

Экспедициядә Кукмарада яшәүче керәшеннәрнең йола-гадәтләрен, җыр-биюләрен, танылган шәхесләрен, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләрен барлаячаклар

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Кукмара районына экспедициягә киттеләр. Әлеге экспедиция Кукмара төбәгендә яшәүче керәшеннәр, аларның йола-гадәтләре, җыр-биюләре, танылган шәхесләре,  декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре турында мәгълүмат җыю өчен оештырыла. Аны танылган этномузыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров җитәкли. Экспедициядә Казан дәүләт консерваториясе студенты Марина Тараканова, "Бәрәкәт" хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев, декоратив-гамәли сәнгать белгече Элина Якупова катнаша.

"Экспедиция дүрт көн дәвам итәчәк. Безнең материалларыбыз күп булыр дип уйлым. Чөнки безгә Кукмара районының керәшен авылларында бик яхшы материал бар диделәр", – дип сөйләде Марина Тараканова.

Кичә, 3 августта экспедициянең беренче көне үтте. Белгечләр Кукмара шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда, "Галактика" балалар иҗаты үзәгендә, мәдәният йортында, китапханәдә, изге апостоллар Пётр һәм Павел исемендәге чиркәүдә булганнар.

Бүген алар керәшен авылларына барачаклар. Экспедиция  Село-Чура, Түбән Чура, Поршур, Пчеловод, Яныль,  Танькино, Үрәсбаш, Кызыл Тау авылларын колачлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X