Яңа конкурс - Яңа ел могҗизасы
Хәбәрләр

Яңа конкурс - Яңа ел могҗизасы

“Яңа ел могҗизасы” фото-конкурсы игълан итәбез!

Конкурста катнашыр өчен Яңа елны, бәйрәмнең рухын чагылдыручы фото юлларга кирәк. Һәрбер конкурсантның да фотосы сайтта һәм ВКонтакте төркеме стенасында #яңаелмогҗизасы хэштегы астында урнаштырылып барачак.

Конкурсның җиңүчесен сез сайлаячаксыз. Моның өчен Вконтактеда урнаштырылган фотога һәм сайттага материалга лайк куярга кирәк. Җиңүче лайклар саны буенча билгеләнәчәк.

Конкурс шартлары:

- фото юлларга;

- исем-фамилиягезне, кайдан булуыгызны күрсәтергә.

Хатларны 89172803499 (WhatsApp аша) номерына, “Вконтакте”дагы группага яки tuganaylar@yandex.ru электрон адресына юлларга кирәк. Фотолар 30 декабрьгә кадәр генә кабул ителә.

Конкурсны үткәрү вакыты:

23 декабрьдән 14 январьга кадәр (14 январьны кертеп)

Җиңүченең исеме 2021 елның 14 январенда 14.00да билгеле булачак.

Фотоконкурсны “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы – “Туганайлар” газетасы редакциясе оештыра.


Нет комментариев