Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елда якыннарга нинди бүләкләр бүләк итәргә?

Киләсе елга Үгез хуҗа булачак. Елны ничек дөрес итеп каршы алырга? Нәрсәгә игътибар итәргә? Бүләккә нәрсә сайларга? Шуларга бәйле киңәшләр тупладык

Ак металл Үгез елында көнкүрештә файда китерә, тормышта гел кирәк булырлык бүләкләр ясау хәерле. Бу бүләкләрдә елның символы – Үгез төшерелсә, тагын да яхшы.

Якын кешеләрегезгә плед, җылы, йомшак халат бүләк итәргә мөмкин. Көнкүреш техникасы (блендер, каһвә пешерү җайланмасы, иттарткыч һ.б.) да бүләк буларак менә дигән. Аш-су бүлмәсендә куллану өчен ак савыт-саба җыелмасы да бер дигән булыр.

Ир-артларга практик яктан әһәмиятле бүләкләр сайларга кирәк: портмоне, җылы свитер, автомобиль кирәк-яраклары.

Хатын-кызларга исә зәркән эшләнмәләре, СПА-салонга сертификат, китап бүләк итәргә ярый. Бик юмартлар чыршы астына бүләк буларак җылы якка путевка куярга мөмкин. Гүзәл затларны сөендергән өчен Үгез елы үзе дә сезне куандырыр.

Хезмәттәшләргә артык кыйммәт булмаган, әмма истәлек булып сакларлык бүләкләр сатып алырга киңәш ителә. Тәмле, сыйфатлы чәй, каһвә, фоторамка, блокнот, яхшы каләм – вариантлар бик күп төрле.

 

Матбугат.ру

Ел төсенә туры килгән киемнәргә өстенлек бирсәгез, шәп булыр. Әмма Үгез 2021 елны каршы алу өчен яңа кием-салым сатып алмасагыз да үпкәләмәячәк. Әйткәнебезчә, ул бар нәрсәдә гадилек сөя. Тик менә бәйрәм өчен махсус үзегез кием теккәнне Үгез яратачак. Үгез елында куе кызыл төстән баш тартырга туры килер. Аның урынына «йомшагракларын» – алсу төсне, басынкы тоннарны сайларга киңәш ителә. Ир-атларга Яңа елны гадәти ак күлмәк һәм кара чалбардан каршы алса да бик җиткән. Соры костюм сайларга була. Джинсы чалбар һәм футболкадан каршы алсагыз да ярый. Хатын-кызлар сыланып торучы чалбар, ялтыравыклы кофта һәм күлмәк кияргә мөмкин. Гүзәл затлар үз образларын төрле аксессуарлар белән баета ала. Мәсәлән, ак алтын, платина, көмеш беләзек, йөзек кияргә мөмкин. Бизәнгәндә кызыл төстәге кычкырып тора торган иннек кулланмаска киңәш ителә. Монда да аксыл, сөт төсләреннән файдаланырга кирәк. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31440

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев