Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елда да бергә булыйк!

“Туганайлар” газетасының 2020 елда чыккан шушы соңгы санында керәшеннәр тормышына, узып барган елга нәтиҗәләр ясап, киләсенә булган өмет-теләкләребез белән уртаклашабыз

Кадерле газета укучыларыбыз!

2020 ел катлаулы булса да, без, барыбер, тормышны яхшыртырга, тирә-яктагыларга игътибарлырак булырга тырыштык, дисәм дә, ялгышмам. Дөньяны биләп алган пандемия  безне миһербанлырак, җаваплырак булырга өйрәтте. Моңа кадәр үзебез дә белмәгән яңа мөмкинлекләребезне ачты, безне тагын да ныграк берләштерде. Киләсе елларда да нинди генә хәлләр, катлаулы вакыйгалар булса да, һәрвакыт үзебез булып калыйк,  үзебез горурланырлык гамәлләр генә кылыйк, туганайлар!

Ә бу елга нәтиҗә ясаганда, газетабызның ел дәвамында уртача 1300 тираж белән басылуын билгеләп үтәргә кирәк. “Туганайлар”ны иң күп яздыртып алучы керәшеннәр – Мамадыш, Зәй һәм Яр Чаллы төбәгендә.

Интернеттагы сайтыбызга көн саен 500дән кеше керә һәм алар анда урнаштырылган язмаларны, якынча, 1500 мәртәбә карыйлар һәм укыйлар.

ВКонтакте, Инстаграм, Фейсбук, Одноклассники, Ютуб социаль челтәрләрендәге төркемнәребездә 13 меңләп подписчигыбыз бар. Бу саннар, карендәшләр, тагын да артсын иде. “Туганайлар”ны керәшеннәр берләшә, аралаша торган түгәрәк, зур мәйданчык итеп күрәсе килә. Шул түгәрәктә матур бер гаиләдәй, бер-беребезгә кирәкле һәм файдалы булып яшик.  

Шатлыклы вакыйгалардан, “Туганайлар” газетасының быел беренче тапкыр киосклар аша да сатылганын әйтик. Хәзер газетабызны Казан шәһәрендәге вакытлы матбугат сатыла торган Daily кибетләреннән дә алып була. Алга таба бу эшне карендәшләребез күпләп яшәүче башка шәһәрләрдә һәм районнарда да җәелдерергә уйлыйбыз.

Ел буе безнең белән бергә булган барлык газета укучыларыбызга рәхмәт әйтәм. Бәлки, киләсе 2021 елда кайберләрегез белән бүтән очрашмабыз да... Бәлки, арагызда, төрле сәбәпләр аркасында, “Туганайлар”га язылырга җитешә алмыйча калучылар да бардыр. Әгәр дә сезгә “Туганайлар”сыз  ямансу булса, борчылмагыз, газетабызга ел дәвамында барлык почта бүлекләрендә, Интернетта “ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре” һәм “Россия почтасы” сайтларында да язылырга мөмкин!

Газетабызны киләчәктә ничегрәк итеп күрәсегез, ниндирәк язмалар укыйсыгыз килә? Сезнең фикерләрегезне белеп тору безгә бик мөһим. Тәкъдимнәр һәм киңәшләрегезне 8-917-250-97-95 номерына (ватсапка) язып, яки 8 (843) 222-06-07 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Яңа елда барлык хыялларыгызның тормышка ашуын теләп һәм “Туганайлар”ны укучы барлык туганайларны яратып,

Юлия ГУБИНА,

“ТАТМЕДИА” АҖ филиалының “Туганайлар” газетасы редакциясе баш редакторы-җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев