Яңа ел сынамышлары
Хәбәрләр

Яңа ел сынамышлары

Яңа елга санаулы көннәр калып бара

 *2021 елга әҗәтләрсез керергә тырышыгыз.

*Яңа елга кергәндә акча янчыгында бераз акча булуы, шулай ук банк карталарының да «нуль»гә калмавын кайгыртыгыз.

*Йортка акча китерү өчен, Үгез елын каршы алыр алдыннан өйне яхшылап чистартыгыз, юыгыз, җыештырыгыз.

*Яңа ел курантлары сукканнан соң яныгызга йорт хайваны (эт, мәче) килсә, ел уңышлы узачак дигән сүз.

*Яңа елны каршы алырга бәби көткән парны чакырырга һәм Үгез елына кергәч, йөкле кунак хатынның кулыннан берәр сый-нигъмәт ашарга кирәк. Шулай эшләгән очракта, сезнең дә гаиләгездә тиздән ишәю көтелә дигән сүз.

*1 гыйнвар иртәсендә урамга чыгып, иң беренче кеше итеп ир-атны очратсагыз, 12 ай буе сәламәтлектән зарланмаячаксыз.

 

Матбугат

 


Нет комментариев