Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәй көне "керәшен айлыклары" булмаячак

Сентябрь аенда проектны Мамадыш районы керәшеннәре дәвам итәчәк

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә җәй айларында “Җакын дуслар җыелышкач” проекты туктатылып торачак. Бу турыда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә хәбәр иттеләр.

“Җәй көне бик күп халык бәйрәмнәре үткәрелә. Бәйрәмнәр чоры гына түгел, авыл халкының гөрләп эшли торган мәле дә. Айлыкларыбызда фольклор ансамбльләр катнаша. Аларның күбесе авыл халкы. Шуңа күрә, җәйдә айлыкларны ясамаска дип уйладык. Сентябрь аенда проектны дәвам итәчәкбез. Чират Мамадыш районында калды”, – дип хәбәр иттеләр үзәктә.

“Җакын дуслар җыелышкач” проектын Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк оештыра. Әлеге проект кысаларында мәдәни үзәктә төрле район керәшеннәренең айлыклары үткәрелеп килде. Проектны февраль аенда Питрәч районы керәшеннәре башлап җибәргән иде. Мартта – чистайлылар, апрельдә – кукмаралылар, май аенда кайбычлылар дәвам иттерде.

Айлыкларның барышы Я.Емельянов исемендәге үзәкнең, “Туганайлар” газетасының Instagram, ВКонтакте, YouTube каналындагы рәсми аккаунтларында күрсәтелеп барган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев