Халыклар дуслыгы йортында «Покрау чыңы» узачак
Хәбәрләр

Халыклар дуслыгы йортында «Покрау чыңы» узачак

Покрау - халык гореф-гадәтләре буенча, көз белән кышның очрашуын, кичке утырышлар һәм көзге туй сезоны башлануын билгеләүче бәйрәм.

13 октябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында узачак «Покрау чыңы» бәйрәм концерты узачак. 

Кич дәвамында Вадим Захаров, Игорь Дмитриев, Римма Никитина, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле ,«Тумар» вокаль-инструменталь ансамбле, «Бәрәнҗәр» фольклор ансамбле, Тамара Минова һәм башкалар белән бергә рәхәтләнеп, чын керәшенчә җыру әйтеп, кунел ачып булачак.

Башлана 18:00, халыклар дуслыгы йорты (Казан шәһәре, Павлюхина урамы, 57). Керү ирекле.


Нет комментариев