Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халыкара балаларны яклау көне: яклыйк, саклыйк һәм яратыйк без аларны!

Кукмара районының Үрәсбаш авылындагы балалар бакчасында күңелле бәйрәм узды.

Халыкара балаларны яклау көнен каршылап, Үрәсбаш авылындагы бакча балалары алдан ук бәйрәм итеп куйганнар. Алар өчен төрле спорт уеннары, кызыклы ярышлар оештырылган: скакалкада сикерү, командаларга бүленеп йөгерү, аркан тартышу, обруч әйләндерү. Соңыннан, шул ярышларга багышлап, матур-матур рәсемнәр ясаганнар.

Бу бакчада барлыгы 8 бала тәрбияләнә. Любовь Павлова җитәкчелегендәге бакчада балаларны яратучы һәм үз эшләренең осталары булган белгечләр – тәрбияче Надежда Гаврилова, тәрбияче ярдәмчесе Раиса Федорова, повар Галина Никонорова эшли. Бакчада белем һәм тәрбия балаларның үз туган телләрендә алып барыла.

 “Төп бурычыбыз: балаларга хәзерге шартларда милли тәрбия бирү. Тиешле тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк. Тәрбия эшендә халкыбыз йолаларына, гадәтләргә дә зур игътибар бирәбез. Даими рәвештә, бакчада семинарлар, бәйрәмнәр уздырабыз, күргәзмәләр оештырабыз. Балалар белән җырлар җырлыйбыз, биюләр биибез, рәсемнәр ясыйбыз”, – дип сөйләде Үрәсбаш балалар бакчасы җитәкчесе Любовь Павлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев