Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халык күңеленә — җыр аша

Мамадыш районының Владимир авылы мәктәбе директоры Елена Бачкова укучылар белән «Авыл лидеры» конкурсында катнашкан.

Әлеге конкурс авыл халкын берләштерә торган чара, җирле талантларны һәм лидерларны үстерүгә аеруча ярдәм итә.

Конкурсның төп максаты — авыл яшьләренең актив һәм уңышлы вәкилләрен, шулай ук мәдәният, спорт һәм иҗтимагый тормыш эшлеклеләрен ачыклау һәм күтәрү. Конкурста катнашучылар төрле яшьтә булырга һәм эшчәнлекнең төрле өлкәләрен тәкъдим итәргә мөмкин. Төп таләп — аларның авылны үстерүгә һәм үзгәртеп коруга керткән өлеше.

9 ноябрь көнне Үсәли мәдәният йортында конкурсның беренче этабы үтте. Визитка һәм иҗади номерыбызны күрсәтеп, 14 катнашучы арасыннан без финалга чыктык. 

Шул көннән башлап без финалга зур әзерлек башладык: сценарийны үзгәртеп яздык, көн дә дәресләрдән соң программабызны кабатладык, костюмнар әзерләдек. 24 ноябрь көнне конкурсның финалы уздырыласы урын — Мамадыш районы мәдәният йортына килдек. Район кулэмендэ 41 «Лидер» арасыннан 14 е финалда катнашты.

Программада визитка һәм иҗади номердан тора иде. Визиткада hэр команда уз Лидерын яклап чыгыш ясады, без исэ, мактап шигырьләр сөйләдек. Минем кунелемэ аерата шушы шигырь хуш килде, ул директорыбызга бик тә туры килә:

Һади Такташ шигырендәгечә:
Җиңел басып, әнә атлап килә.
Үзем матур, үзе сөйкемле,
Үзе усал, үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле.

Иҗади номербыз «Соңгы кыңгырау» дип атала иде. Без, мәктәбебез белән, Совет заманындагыча чыгарылыш кичәсен күрсәттек. 

«Авыл лидеры» конкурсында җиңүчеләр төрле призлар, акчалата бүләкләр, үз проектларын гамәлгә ашыру өчен иганәчелек ярдәме алалар. Алар үз җирлекләрен үстерүдә актив ярдәмчеләр, авыл халкынын мәхәббәтен яулаган танылган шэхеслэр, hәркемгэ үрнәк булып торалар. 

Бу конкурснын дәвамы үзебенең авыл клубында 2 декабрь көнне «Укытучым — остазым» дип аталган концерт кую белән тәмамланды. Кичә барышында без яраткан укытучыларыбыз белән берлектә төрле иҗади номерлар белән чыгыш ясадык. 

Концерт бик матур булды, һәр чыгыш жылы алкышларга күмелде. Авылым халкы кунелендэ тирән эз калдырыр, аларга яшәргә коч остэр, дәрт уятыр,- дигән өметтә калам.

Мамадыш районының Владимир мәктәбенең 8 класс укучысы Нислина Эльвина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев