Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Волонтёрлык — яшәү рәвеше

Соңгы вакытта волонтёрлык җәмгыять өчен әһәмиятле бер хәрәкәткә әверелде. Россия төбәкләрендәге кешеләрне уртак эш — башкаларга ярдәм итү теләге берләштерә. Волонтёрлар арасында пенсионерлар һәм студентлар, декреттагы әниләр һәм эшмәкәрләр, хәрбиләр һәм гади эшчеләр дә бар.

Тукай районының Круглое Поле авылында «Все для наших» дип исемләнгән волонтёрлык хәрәкәте филиалына керәшен кызы Эльвира Нәфикова җитәкчелек итә.

— Эшмәкәр Александр Конюховның Бәтке авылында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю оештырганын белгәч, кушылырга булдым. Ул вакыттагы авыл җирлеге башлыгы Эльмира Робертовна янына килдем. Ул хуплады, склад өчен бүлмә бирде. Иң беренче, социаль челтәрләрдә көнкүреш кирәк-ярагы һәм дарулар сатып алу өчен акча җыю турында хәбәр иттек. Волонтерлык хәрәкәтендәге эшем шулай башланып китте, — дип сөйләде Эльвира. — Хәрәкәтнең Телеграм-каналына Яр Чаллы, Түбән Кама, Тукай һәм башка районнардан, шәһәрләрдән 4 меңнән артык кеше кушылды.

Авыл кибетләрендәге «Ящик добра»да махсус операция зонасына җибәрү өчен әйберләр җыела. Кешеләр консерв һәм тәм-том калдыралар. Маскировка челтәрләре үрү өчен, шушы көннәрдә Санкт-Петербургтан тукылмаган спанбонд материалы кайтартканнар. Махсус операция зонасында кыш кыска, шуңа күрә ике төсле тукымага заказ бирәләр: яшел һәм көрән. Актив хатын-кызлары алардан хәрби хезмәткәрләргә маскировка челтәрләре үрәләр. Халык китергән һәм җыелган акчага сатып алынган әйберләр махсус сортировка аша уза. Хәрби операциядәгеләрнең волонтёрлар арасында булган хатыннары ул зонадагылар көнкүреше өчен кирәкле солдат җыелмалары әзерлиләр.

«Анда газ баллоннары, салфеткалар, «коры душ», азык-төлек бар. «Вкус дома НЧ» һәм «Нижнекамск! Поможем, чем можем» оешмалары да коры аш, тәм-том, ботка, чәй җибәрәләр», — дип сөйли Кргулое Поле волонтёры Эльвира.

Эльвира Нәфикова әйтүенчә, акча җыюны оештырып кына калмыйлар, ә күпме җыелганын, нәрсәгә тотылганын халыкка хәбәр итәләр. Өстәвенә, фото-видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыралар. Сатып алынган әйберләр арасында антидрон коралы, коллиматор, «пятиточник» кебек кыйммәтле җайланмалар да булган.

«Гуманитар йөкнең кайчан озатылачагын сер итеп тотабыз. Кайвакыт рульгә — Александр үзе, ә кайчагында Алмаз Нургалиев утыра. Гуманитар йөкләр Донецк һәм Запорожск өлкәләрендә хезмәт итүчеләрне шатландырды, Донецк балалар йортына, хәрби госпитальгә дә әйберләр илтелде», — дип сөйләде ул.

Үзе шәһәрдә эшләсә дә, Биклән, Иске Җирекле, Круглое Поле һәм башка авыллардан шалтыратуга ук, барып, әйберләрне машинасына төяп, складка илтә.

Эльвира кебек уртак максат өчен янып яшәүчеләрне хәрби операциядәгеләргә ярдәм итәргә нәрсә этәрә соң?

«Мин дә йөрмәсәм, кем йөрер?! Авыл халкы җыйган гуманитар йөк машиналарының тиешле урынга барып җитүен ишеткәч, миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр. Андагы егетләргә җиңел түгел, ә без булдыра алганча ярдәм итәчәкбез», — дип әйтте Эльвира Нәфикова.

Лия МӘРДЕГАЛЛӘМОВА
Тукай районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев